tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды
Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды

Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды

3-нче апрельдә, Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә “Гыйлем нуры” дип аталган  бәйге уздырылды. Әлеге чара Татарстан Республикасының мәчетләр каршындагы курсларында укучылар арасында оештырылды. Бәйгенең төп максаты – мөселманнарның гыйлем алуга мәхәббәтләрен уяту, мәхәлләләр һәм мөхтәсибәтләр арасында эшчәнлек тәҗрибәсе белән бүлешү, татар телен үстерү, мөселманнарны дуслаштыру. Быел бәйге 7-нче тапкыр үткәрелде. Бәйгегә 11 районнан кичке дәресләрдә катнашкан дүртешәр хатын-кыз килде. Алар арасында Казаннан “Хозур” нәшрияты, Чаллы, Кукмара, Балтач, Мөслим, Чирмешән, Азнакай, Бөгелмә, Урыссу, Баулы вәкилләре бар иде. Бәйгегә хөрмәтле кунак булып Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм район мөхтәсибләре килде.

Катнашучылар фикъһе, сира, ислам тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр. Беренчелекне Лениногорск төркеме яулады. Алар грамоталар һәм затлы бүләкләр белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм төшке аш белән тәмамланды.

Традиция буенча “Гыйлем нуры” уку сезонының төгәлләнүен символлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә, һәр ел саен барлык мөгаллимнәргә һәм рухи остазларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Быелгысы ел да искәрмә булмады. Моннан тыш, Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь укыды һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*