tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар эшли башлады
Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар эшли башлады

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар эшли башлады

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар эшли башлады. Курслар сентябрь аеннан мартка кадәр булачак. Быел беренче тапкыр ясле төркеме дә ачканнар. Анда 4 яшькә кадәрге балалар.

Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәгеләр (4 – 7 яшьлекләр), мәктәп яшендәге кызлар – ике төркем, мәктәп яшендәге малайлар төркеме дә ачылган.

Һәр атнаның якшәмбесендә 10.00 сәгатьтән 12гә кадәр яшь үзенчәлекләренә туры килә торган белемнәр алачаклар. Укытучылар саны да арткан, алар алтау булган. Балалар бер сәгать ярым дәвамында укыгач, кайнар аш белән туклана.

Киләчәктә кызлар өчен тагын түгәрәк ачарга планлаштыралар.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*