Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Leylek проекты веб-сайт буларак эшли башлады
Leylek проекты веб-сайт буларак эшли башлады

Leylek проекты веб-сайт буларак эшли башлады

Күпләргә таныш булган Leylek проекты мобиль кушымта гына түгел, ә тулы веб-сайт буларак эшли башлады.

Яңартылган версиядә сезне күп кенә яңа мөмкинлекләр көтә:
– Исемнәр сүзлеге – биредә татар исемнәренең зур каталогы бирелгән.
– Исем карточкалары – һәр исемгә аерым карточка булдырылган, анда исемнең мәгънәсе, характеристикалары һәм башка файдалы мәгълүматлар тупланган.
– Исемнәрне чагыштыру – сез ике исемне янәшә куеп, аларның аермаларын һәм үзенчәлекләрен чагыштыра аласыз.
– Яңартылган эзләү – хәзер исемнәрне аларның мәгънәсе буенча да эзләү мөмкинлеге бар, шулай ук эзләү системасына яңа исем сыйфатлары өстәлде.
– Сакланган исемнәр – үзегезгә  ошаган исемнәрне саклап кую өчен махсус функция барлыкка килде.
– Көн исеме – һәр көн өчен аерым исем тәкъдим ителә.

Тагын бер мөһим яңалык — Leylek хәзер өч телдә эшли: татарча, русча һәм инглизчә. Үзегезгә уңайлы булган телне сайлый аласыз.

Leylek тулысынча бушлай һәм ачык проект.
Әгәр Leylekнең үсешенә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, донатлар аша ярдәм итү мөмкинлеге бар. Т-Банк, Boosty яки криптовалюта аша күчерергә мөмкин.

Сайтны https://www.leylek.tatar адресы буенча карап була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*