Марий Эл Республикасының Бәрәңге бистәсендә яшәүче мәктәп укучылары командасы Бөтенроссия шахмат ярышларында җиңү яулаган. Бәрәңге балалар иҗат йортында тәрбияләнүче өч малай һәм бер кыз, илнең 56 төбәгеннән килгән көчле шахматчыларны узып, Россия чемпионы исеменә лаек булган. Бу хакта «Марийская правда» газетасы хәбәр итә.
Команданы әлеге зур уңышка тренер Газинур Сибагатуллин әзерләгән. Үзе дә балачактан шахмат белән мавыккан, республика дәрәҗәсендәге ярышларда җиңүләр яулаган педагог, туган ягына кайткач, Бәрәңгедә балалар иҗат йортында яңадан шахмат түгәрәге оештырган. Биш елда гади түгәрәк чын шахмат мәктәбенә әверелгән.
Команданың йолдызы — бишенче сыйныф укучысы Самира Вәлиуллина. Ул беренче сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлаган. Кызның тырышлыгы сокландыра: ул көненә 600гә кадәр шахмат мәсьәләсе чишә ала. Хәзерге вакытта Самираның беренче спорт разряды бар, ул республиканың зур шахматчы хатын-кызлары арасында рейтингта беренче урында.
Команда составында шулай ук Марат Рәхимов, Николай Тупицын һәм Тимерхан Рәхимов чыгыш ясаган. Алар турнир барышында тугыз матчның тугызында да җиңеп, абсолют чемпион булган.
Бәрәңге шахматчылары бүген Россия дәрәҗәсендә танылды. Аларның киләсе максаты — шахмат дөньясында тагын да зуррак үрләр яулау.