tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Маслау авылында Мәмәтовлар гаиләсе көзге муллыкка сөенә
Маслау авылында Мәмәтовлар гаиләсе көзге муллыкка сөенә

Маслау авылында Мәмәтовлар гаиләсе көзге муллыкка сөенә

Күптән көтеп алган уңышны җыеп алу вакыты-матур көз җитте. Быелгы көзге уңышның уңганлыгына сөенеп, бакча эшләреннән ямь табып, игелекле гамәлләрдән күңелен күтәреп төмән өлкәсендәге Маслау авылында Мәмәтовлар гаиләсе яши. Үз куллары белән үстергән яшелчәләренә сөенепФәүзия ханым:”Авыл кешеләре көз килеп җитү белән җәйге бакча эшләренә йомгак ясыйлар. Үзебез чәчеп, бакчаны тәртиптә тотып, сулар сибеп үстергән яшелчәләрне җыеп алу вакытын яратабыз, көтеп алабыз. Җәй буе бакчада чүп үстермәскә тырышып эшләдек. Бәрәңге, кабак, кыяр, шалкан, чөгендер, кишер, кәпестә үсте. Җиләк-җимешен дә үзебезгә җитәрлек җыйдык. Быелгы уңыш начар булды дип әйтеп булмый. Кыяр, кишер, чөгендер, кәбестә уңды. Без бакчабыздан ун килодан авырлыкатагы кәбестәләр алдык. Бәрәңгенең вакларын мал-туарга ашатабыз. Йоклап ятмасаң, үз йортыңны, бакчаңны, якыннарыңны яратып эшләгәндә уңышны шатланып җыясың. Бакчада эшләгәндә күңелдәге әрнүләр дә бер мизгелгә булса да онытыла. Уңышны җыеп алырга Аллаһы Тәгалә көннәрен дә бирде. Искиткеч матур, кояшлы, җылы көзге көннәрне сөенеп эшләдек. Безне шатландырып чәчәкләр дә әле атып утырдылар,”-дип сөйләде.

Ел дәвамында үзе үстергән ярмаланып пешкән бәрәңгесен, шыгырдап торган кәбестәсен, уңган, татлы җиләк-җимешен һәм башка яшелчәләрне үстерүче, гаиләсен тукландыручы Фәүсия ханым көзге уңышларыннан ел саен якыннарына да өлеш чыгара.

Авыл кешеләре җирнең кадерен белеп, кече вакытларыннан эшкә өйрәнеп үсәләр. Мәмәтовлар бакчачылыктан башка күпләп кәҗәләр, тавыклар, йорт куяннарын асрыйлар. Фәүсия ханым:”Бу юнәлешнең мәшәкате күп булса да ел әйләнәсендә сөт, каймак, йомырка, ит сатып алмыйбыз. Йорт хайваннарын асрау, карау җиңелдән түгел. Ашату өчен чыгымнары да бар. Миңа тормыш иптәшем Ибәтулла ярдәм итә, авыр эшләрне ул башкара. Көнебез хезмәттә үтә. Уңыш мул, табыннар сыйлы булсын өчен тырышлык беренче урында булырга тиеш,”-диде.

Якташларыбызның тырышлыгы юкка чыкмаган. Мул итеп җыйган уңышларыгызның рәхәтен күрегез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*