tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы хисап-сайлау утырышы узды
Менделеевск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы хисап-сайлау утырышы узды

Менделеевск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы хисап-сайлау утырышы узды

20 гыйнвар көнне Менделеевск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы хисап-сайлау утырышы узды. Оешма җитәкчесе Лилия Галиева лаеклы ялга чыгып, вазифасыннан китү сәбәпле, яңа җитәкче итеп Рәйхана Фәхертдинова сайланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Лилия ханымга Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары В.Г. Шәйзразыевның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Утырышта шулай ук “Татарлар: гамәл стратегиясе” һәм Бөтенроссия халык санын алуга багышланган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Илгиз Халиков халык санын алу дигәндә, цифрлы технологияләрне тиз үзләштерүче яшьләрне аеруча актив һәм алдынгы карашлы булырга,үз милләтең язмышына битараф булмаска, “Мин кем? Мин – татар!” дигән уй белән эшләргә чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*