tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә дөньяда иң зур Сабан туе була
Мәскәүдә дөньяда иң зур Сабан туе була

Мәскәүдә дөньяда иң зур Сабан туе була

1 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Мәскәүдә 35нче «Сабантуй-2023» була. Бәйрәм 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Быел Сабантуйның мәртәбәле кунаклары махсус хәрби операция геройлары була, ә чара армия генералы Мәхмүт Гәрәевның 100 еллыгы химаясында уза. Фестиваль кысаларында күренекле хәрби җитәкченең тормышы турында фотоэкспозиция күрсәтелә. Мәскәү Сабан туе тантанасы 13:00 сәгатьтә ачыла, рәсми кунаклар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте, Мәскәү хөкүмәте, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы вәкилләре була.

Бәйрәм Дәүләт академия Зур театры солисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Гали чыгышы белән ачыла. Концерт мәйданчыкларында “Зәйнетдин” проекты этно-тамашасы, Татарстан халык артисты Наилә Фәтехова, Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Илнур Гомәров, Лилия Букеева чыгыш ясаячак. Башкортстанның атказанган артистлары Рөстәм Шагбалов һәм Искәндәр Газизов, Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Тутагулов, Әлфия Нигъмәтуллина, Тимур Рамазанов, Ф.Гаскаров исемендәге Дәүләт халык бию ансамбле, “Болгар” бию театры, “Татарстан” бию ансамбле, “Илдан” татар бию ансамбле чыгыш ясарга җыена.

Быел тамашачыларны билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы ярышлары көтә. Бәйрәмдә яңа компьютер уены («Батыр турында хикәят») белән дә шаккаттырырга җыеналар.

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте мәйданчыгы белем бирү киңлеген тәкъдим итә, анда төрле өлкәләр – журналистика, сәнгать, фән белгечләре чыгыш ясый.

Сабан туен Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Хөкүмәте, Башкортостан Хөкүмәте, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*