22 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак.
Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүдә бөек татар мәдәнияте эшлеклесе Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар узачак, Татарстан мәдәнияте көннәре Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерт программасы белән тәмамланачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы – ел саен Мәскәүдә үз төбәге көннәрен үткәрә торган бердәнбер субъект.
Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы