tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Себер-татар мәдәнияте үзәге”ндә булды
Милли Шура рәисе “Себер-татар мәдәнияте үзәге”ндә булды

Милли Шура рәисе “Себер-татар мәдәнияте үзәге”ндә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсенә сәфәре барышында Тубыл шәһәрендә урнашкан “Себер-татар мәдәнияте үзәге” белән танышты.

Әлеге үзәкнең 30 елдан артык тарихы бар һәм ул Россиядә иң беренчеләрдән булып ачылган себер-татар мәдәният үзәге булып тора. Бүгенге көндә биредә “Себерстан”, “Тубыл балалары” бию коллективлары, “Нур” татар теле һәм әдәбияты түгәрәге,  “Иртыш моңнары” фольклор коллективы һ.б. эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*