tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Симферополь шәһәрендә
Милли Шура рәисе Симферополь шәһәрендә

Милли Шура рәисе Симферополь шәһәрендә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Симферополь шәһәренә килде. “Симферополь” аэропортында аны Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Р.К. Шәяхмәтов, “Кырым Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы Советы Рәисе М.К. Баһаветдинов каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 6-8 апрелендә В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасында. Биредә берничә эшлекле очрашу, Советлар Союзы Герое Г. Мәҗитовның бюстын урнаштыру урынын карау, “Кәбир-Җәми” Җәмигъ мәчетендә булу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*