tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ульяновск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак
Милли Шура рәисе Ульяновск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак

Милли Шура рәисе Ульяновск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак

Иртәгә, 2021 елның 20 февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә барачак. Биредә Ульяновск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узачак.

Моннан тыш, Милли Шура рәисенең Ульяновск өлкәсендә узачак 2022 елгы Федераль Сабантуйга әзерлек буенча эшлекле киңәшмәдә катнашуы көтелә.

Эш сәфәренең мәдәни өлеше татар мәгърифәтчесе, шагыйрь Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салу, шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Биләр мәдрәсәсе»нә барудан тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*