tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйм.
Бу мөһим документ илебездә яшәүче күпмилләтле һәм күпдинле халкыбыз тормышына гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, илебез бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак керде.
Бүген безнең уртак бурычыбыз Конституциядәге гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү, үтәү һәм саклау. Республика халкы, шулай ук илебезнең төрле почмакларында яшәүче татарлар Ватаныбызның үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кешенең иминлеге өчен алшарт булып тора. Патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.
Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*