tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышында Фәрит Уразаев чыгыш ясады
Милли Шура утырышында Фәрит Уразаев чыгыш ясады

Милли Шура утырышында Фәрит Уразаев чыгыш ясады

Милли Шура утырышында Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры, “Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру” төркеме җитәкчесе Фәрит Уразаев төркемнең эшчәнлеге хакында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, “Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру” эшче төркеме 17 кешедән тора. Шулай ук Фәрит Уразаев төркемнең эшчәнлеге берничә документка нигезләнүен, шуларның берсе – 2020 елда Милли Җыелыш утырышында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы булуын ассызыклады.

Моннан тыш, эшче төркем җитәкчесе эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләп үтте: меценатлык эшчәнлеге, Россия төбәкләре районнары һәм Татарстан районнары арасында горизонталь элемтәләр булдыру, эчке туризмны үстерү кысаларында эшчәнлек, Казан кооператиция институты белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, регионнарның икътисадый зоналары белән уртак эшчәнлек, “Сәламәт милләт” проекты һ. б.

Фәрит Уразаев, шулай ук, 31 март  -2 апрель көннәрендә узачак Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек турында да сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*