tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды
«Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды

«Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев  алып бара.

“Халкыбызны бәйрәм көннәре, Сабантуйлар гына берләштерми. Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау итеп җибәрелгән афәтләр, кайгылар да бердәмлегебезне ныгыта, ярдәмләшү, бер-беребезгә терәк булу хисләребезне арттыра”, – дип ассызыкланды  Васил Шәхразыев .

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*