Кичә Рима Сафиуллова һәм Рөстәм Әхмәдуллин җитәкчелегендәге «Мирас» фольклор ансамбле Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районында берьюлы ике әһәмиятле мәдәни вакыйгада катнашты.
Коллектив IV «Бистә шәле» хатын-кызларның халык һөнәрчелеге республика фестивалендә һәм «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.
Конкурс чыгышлары нәтиҗәләре буенча ансамбль жюридан югары бәя алды һәм ике фестивальдә — IV «Бистә шәле» республика фестивалендә һәм «Иске-Казан түгәрәк уены»нда «Фольклор-этнографик композиция» номинациясендә Лауреат исеменә лаек булды.