Авылның төп рухи үзәге белән танышканнан соң, Мордовиянең Республика Сабан туе рәсми делегациясе Аксён авыл җирлегенең Мәдәният-ял үзәгенә юнәлде.
Әлеге хзәк җирле халыкны җәлеп итү урыны һәм массакүләм чаралар үткәрүнең төп мәйданчыгы булып тора. Хәзерге вакытта монда зур масштаблы реконструкция эшләре бара: инженерлык челтәрләре, түбә, фасад һәм эчке бүлмәләр яңартыла. Бу максатларга 76 миллион сумнан артык акча бүленгән, шулардан 30 миллионын Татарстан Республикасы биргән.
Үзәктә ун клуб берләшмәсе эшли, алар арасында райондагы бер генә чара да ансыз узмый торган «Ләйсән» вокаль ансамбле дә бар.
Белешмә: Мәдәният-сәламәтләндерү үзәге 1979 елдан бирле эшли. Биредә халык һөнәрләре һәм татар мәдәнияте үстерелә. Тамашачылар залы 130 урынга исәпләнгән.
Бүген, 4 июль көнне, Мордовия Республикасының Аксён авылында Республика Сабан туе уза. Бәйрәмне тантаналы ачу сәгать 12:00гә планлаштырылган. Бәйрәм ике тугандаш республика арасында дуслык һәм мәдәни алмашуның якты символы булырга тиеш.