Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мурманскиның Ислам үзәгендә мөселман җәмгыяте әгъзалары белән очрашу узды
Мурманскиның Ислам үзәгендә мөселман җәмгыяте әгъзалары белән очрашу узды

Мурманскиның Ислам үзәгендә мөселман җәмгыяте әгъзалары белән очрашу узды

Россия мөселманнары Дини җыены составындагы ислам үзәге рәисе, имам-хатыйб Магомед хәзрәт Магомедов Мурманск шәһәре мөселманнары белән очрашты һәм җомга намазы үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга вәгазе – җомга намазының бер өлеше генә түгел. Ул – көндәлек ыгы-зыгыда туктап тын алу, Аллаһы Тәгаләне искә төшерү һәм үз тормышың турында уйлану мөмкинлеге дә.

Хәзрәт үз вәгазендә югары әхлакый кыйммәтләрнең мөһимлегенә, төрле милләт кешеләре арасында ихтирамлы мөнәсәбәткә һәм иҗтимагый татулыкны ныгытуга аерым басым ясады. Магомед хәзрәт үз чыгышында Россия җәмгыятендә гармония һәм бердәмлекне саклауда дин тотучыларның роленә аерым игътибар бирде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*