tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил – безнең йөрәктә
Муса Җәлил – безнең йөрәктә

Муса Җәлил – безнең йөрәктә

Татар халкының бөек шагыйре – Муса Җәлил иҗаты белән Самараның татар мәктәбе укучылары бик яхшы таныш инде. Алар, ел саен Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Җәлил укулары» бәйгесендә катнашып, уңышларга ирешәләр. Шулай ук “Яктылык”та герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган кичәләр оештырылып килә, татар әдәбияты дәресләрендә дә балалар Муса Җәлилнең иҗат юлын тирәнтен өйрәнәләр.

Герой милләттәшебез авыр һәм кыска гомер кичергән, әмма иҗат итү өчен аңа бернинди киртәләр дә, кыенлыклар да комачаулый алмаган. Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь йөздән артык шигырь язган, һәм алар, «Моабит дәфтәрләре» җыентыгына тупланып, халкыбызга ирешкәннәр.

Муса Җәлилнең иҗаты Россиядә генә түгел, ә, күпсанлы телләргә тәрҗемә ителеп, башка илләрдә дә танылган, зур хөрмәткә лаек булган.

– Муса Җәлилгә багышланган чараны уздыру идеясе, укучыларыбызның «Җәлил укулары» конкурсына бик теләп, тырышып әзерләнүләрен күргәч, туды. Сайлап алу туры онлайн форматта уза, һәм анда катнашучыларның чыгышларын башкалар күрми. Шуңа күрә без, 1 «Б» сыйныф җитәкчесе Рәмзия Билалова һәм музыка укытучысы Алинә Шәмсетдинова белән тематик кичә оештырып, укучыларыбызның сәләтен, осталыгын тамашачыларга күрсәтергә булдык. Беренче сыйныф балалары өчен сәхнәдән чыгыш ясау аеруча файдалы, дип уйлыйбыз. Чөнки мондый чараларда алар зур аудитория алдында каушап калмаска, шигырьләрен оялмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр. Куанычлы ки, чарада ата-аналар да катнашты. Алар Муса Җә¬лил шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

Укучыларыбыз әти-әниләренең чыгышларын зур кызыксыну һәм соклану белән карадылар. Шундый форматтагы чараларны ешрак үткәрергә кирәк, дигән фикергә килдек, – дип сөйләде 3 «Б» сыйныф җитәкчесе, Казан Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәдәни-мәгариф үзәге методисты Рәхимә Хәерова.
Әйе, ата-аналар бу тәкъдим белән, һичшиксез, килешер, дип уйлыйм. Чөнки мондый кичәләр балаларда ана телебезгә, бөек шагыйрьләребез иҗатына, гомумән татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйныйлар бит.

Чараны оештыручыларга, анда катнашучыларга бөтен кунаклар исеменнән зур рәхмәт!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*