tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “MuslimQuiz”: Нәзарәт мөселман яшьләрен акыл көрәшенә чакыра
“MuslimQuiz”: Нәзарәт мөселман яшьләрен акыл көрәшенә чакыра

“MuslimQuiz”: Нәзарәт мөселман яшьләрен акыл көрәшенә чакыра

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте мөселман яшьләре өчен яңа проект эшләтеп җибәрә: “MuslimQuiz” – командалы акыл ярышы. Акыл һөҗүме ысулы белән 6 кешелек командалар махсус әзерләнгән сорауларга җаваплар эзлиячәк. Беренче уен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Тату яшик!” исеме астында үтәчәк.  Очрашу милләтара теләктәшлек һәм төрле дин вәкилләре арасында татулык темасын ачачак.

Тәүге акыл көрәше Нәзарәтнең актлар залында 23 сентябрьдә сәг 18.30-да узачак. Уенда катнашу өчен 60 кеше теркәлде, алар 6 кешелек 10 командага бүленде. Уенчыларны теркәү дәвам итә. Катнашу бушлай. Барлыгы ел ахырына кадәр төрле темалар буенча 4 очрашу үткәреләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*