Бүген, 4 июльдә, Мордовия Республикасы Ләмбрә районының Аксюн авылында республика Сабантуе башланды. Нурлат районы анда «Күпмилләтле Сабантуй» интерактив мәйданчыгында үзенең милли ишегалдын тәкъдим итә.
Бәйрәмне Мордовия Мәдәният министрлыгы, Халык иҗат йорты һәм Ләмбрә районы хакимияте оештырды. Әмма рәсми ачылуга берничә көн кала Нурлат делегациясе булачак урында эш кайнап тора иде инде.
Чарага әзерләнүгә ике тәүлек багышланды. Делегация составында-«Грани» мәдәни-ял итү үзәгенең, Киекле күпфункцияле үзәгенең, шәһәр мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм башкалар бар. Ишегалдын бизәүдән алып кунакларны кабул итү зонасын оештыруга кадәр төп бурыч нәкъ менә аларга йөкләнгән.
Ике көн дәвамында хезмәткәрләр ялларсыз, өйләреннән һәм гаиләләреннән еракта эшләделәр. Аларның тырышлыгы белән Нурлат районының мәдәни традицияләрен һәм көнкүрешен чагылдыра торган атмосфера тудырылды. Ишегалдында милли колорит элементлары, табыннар һәм бәйрәмгә килүчеләрне җылы кабул итү өчен кирәкле барлык әйберләр бар. Делегациянең әзерлек чорында башкарган эшләре районны республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде.
Сабантуй программасында, тематик мәйданчыклар эшеннән тыш, концерт чыгышлары, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары, халык уеннары һәм гастрономия фестивале дә оештырыла. Нурлат ишегалды бәйрәм кунакларын җәлеп итә торган урыннарның берсенә әверелде.