Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Нурлатка Мәдәни Десант…
Нурлатка Мәдәни Десант…

Нурлатка Мәдәни Десант…

30 июнь көнне Яр Чаллы язучылары, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар Нурлатта мәдәни сәяхәттә булып кайттылар.

Яңгырлы көн булса да, кунакчыл нурлатлылар белән аралашып, күңелләрдә кояш балкытып, илһам нуры салды.

Юлда барганда ук, Нурлат якларының матур табигате, урманнары, яшел таулары күзләрне иркәләде. Аның табигате генә түгел, тарихы да бай. Гасырлар серен саклаучы Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда «Нурлат шәһәре тарихы», «Районның Авыл хуҗалыгы», «Табигать», «Археология һәм этнография», «Без барыбыз да бераз атлар» «Нурлат районының спортчылары һәм спорт казанышлары» залларының бай экспонатларына, музей җитәкчесе Флера Абдразакованың кызыксындырып сөйләвенә сокланырлык иде шул.

Әйе, күренекле шәхесләрне барлау, патриотик тәрбия югары дәрәҗәдә куелган монда – Җиңү һәм Геройлар аллеясы, музейдагы “Замандашлар” бүлегендә беренче профессиональ театрга нигез салучы Габдулла Кариевка багышланган күргәзмә, Г.Кариевка куелган һәйкәл, туган авылы Колбай – Морасада музей йорты һ.б.

Очрашуның иң күңелле мизгеле, “Грани” Мәдәни ял итү үзәгендә, Чаллыдан килгән танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар чыгышы булгандыр, мөгаен. Шигырь, моң, матур теләкләр белән үрелеп барган очрашу тамаша залын энергия һәм илһам белән тутырды.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин һәм Бөдендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов әдәбият, мәдәният өлкәсендәге эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу максатыннан оештырылган чараның нәтиҗәле һәм дәвамлы булуына нигез салуы турында чыгыш ясадылар, лаеклыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Факил Сафин Нурлатта яшәп иҗат итүче язучылар Илдус Диндаров, Фәүзия Мөхәммәтовага Габдулла Тукайның тууына 140 ел туу уңаеннан чыгарылган Истәлек Медале тапшырды.

Факил Сафинга иң кадерле бүләк – “Дуслык Кубогы” сувениры – Нурлатта Халыклар бердәмлеге символы тапшырылды.

Г.Кариев һәйкәленә һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салып, позитив һәм уңай хис-кичерешләр белән Чаллыга кузгалдык.

Урманнар уртасында урнашкан Нурлатта узган Мәдәни Десант, Чаллы һәм Нурлат мәдәнияте өчен киләчәктә яңа илһам дулкыны булып кабыныр әле. Ике шәһәр арасында дуслык күперләре салынды бит.

Чаллы шәһәреннән әдәбият, сәнгать һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән торган делегация, әдәби – мәдәни десантны оештырган өчен Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Факил Сафинга, кунакларны каршы алган Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдиновага аерым рәхмәтен белдерә.

Валентина Ибраһимова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*