Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Өлкән лейтенант Курмакаев Равил Батырлык ордены белән бүләкләнелде
Өлкән лейтенант Курмакаев Равил Батырлык ордены белән бүләкләнелде

Өлкән лейтенант Курмакаев Равил Батырлык ордены белән бүләкләнелде

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм үз-үзен аямыйча туган илгә хезмәт иткәне өчен өлкән лейтенант Курмакаев Равил Ибраһим улы Батырлык ордены белән бүләкләнелде. Дәүләт бүләге мәрхүмнең гаиләсенә тапшырылды.

Өлкән лейтенант Курмакаев — 1980 елда Ростовта туган. Ул гомерен туган иленә хезмәткә багышланган кеше. Югары инженер белеме алгач, ул эчке эшләр органнарында хезмәт итте, ә 2024 елда «Конфликтология һәм милли куркынычсызлык» юнәлеше буенча Көньяк федераль университет магистратурасын тәмамлады.

Равил Ибраһим улыактив иҗтимагый эшчәнлек алып барды. Ул 2009 елдан бирле «Якташлар» Төбәкара татар мәдәнияте үзәге оештыручыларының берсе булса, 2020 елның августында Ростов-Дон шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясен җитәкләде. Аның җитәкчелегендә оешма мөһим проектларны гамәлгә ашырды. Алар арасында татар теле курслары, лагерьлар, төрле милли проектлар бар иде.

2023 елның октябрендә Равил Курмакаев үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Ул Луганск һәм Донецк Халык Республикалары территориясендәге сугышларда катнашты. Күрсәткән батырлыгы өчен аңа хәрби ветеран статусы бирелде. 2024 елның мартында штурм отрядына командалык иткәндә, офицер миномет утына эләгә, контузия ала, ләкин берничә көннән соң төркемне тулы составта камалыштан алып чыга ала. Дәваланганнан соң сәламәтлеге авыр булуга карамастан, өлкән лейтенант Курмакаев кабаттан хезмәттәшләре янына кайта. 2025 елның 7 августында ул Северск шәһәре Верхнекаменское торак пункты районында хәрби биремне үтәгәндә хәбәрсез югала.

Равил Курмакаев хезмәттәшләре һәм якташлары күңелендә ватанпәрвәрлекнең якты үрнәге булып мәңгегә калачак. Офицер Татарстан Республикасы Президентының һәм Ростов өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хатлары, Бөтендөнья татар конгрессы медале, шулай ук иҗтимагый оешмаларның күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнде. 2026 елның 6 мартында герой Дан аллеясында җирләнде. Аның батырлыгы Россия тарихына кереп калды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*