Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре делегациясе Омск өлкәсе Тара районына юл тотты. Кунаклар Тара районы Ишәй авылының 400 еллык юбилей чараларында катнашачак.
Тайгада урнашкан татар авылы быел үзенең зур юбилеен каршы ала. Бу көнне авыл халкы һәм кунаклар өчен зур концерт, ярминкәләр һәм милли уеннар оештыру каралган. Шулай ук юбилей уңаеннан авылда «Иман» рухи-мәдәни үзәген ачу тантанасы булачак. Әлеге бина районда милли тормышның яңа үзәгенә әверелер дип көтелә.
Кичке сәгать 19:00дә Тара мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булачак.