Бүген Тара районының Ишәй авылына 400 ел тулу уңаеннан биредә бәйрәм чарасы үтте. Әлеге минутларда Тара мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты бара. Ансамбль милли традицияләрне саклаучы, татар халкының музыкаль, бию мәдәниятен, гамәли сәнгатен иң югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итә.
Чарада Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Тара районы башлыгы урынбасары Александр Киви, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты һәм тамашачыларны сәламләде.
Данис Шакиров үз чыгышы вакытында ватандашларыбызны бүләкләде. Омск өлкәсе Тара районы «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы рәисе Сатышева Гөлшат, «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рахмангулова Гөлнур Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә ия булды.
Тара районы «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Имьяминова Гөлнара, Тара районы Олы Туралы авылы мәдәният йорты аккомпаниаторы Сөләйманов Нариман, Тара районы татар мәдәнияте үзәгенең «Нур» вокал ансамбле әгъзалары: Корманова Фәридә, Рахмангулова Мәдинә, Сәфәрмәтова Эльмира, Чаббарова Рәзия Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булдылар.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Тара районы «Нур» җирле татар милли-мәдәни мохтарияты иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Тара районы татар мәдәнияте үзәгенең «Нур» вокал ансамбле әгъзасы Фәтхетдинова Чинан, Омск өлкәсе Тара муниципаль районының «Л.А.Вандышева исемендәге балалар иҗаты үзәге» бюджет мәгариф учреждениесе педагогы Декет Әлфирә, «Нур» Халык вокал ансамбле һәм «Йолдызчыклар» балалар вокал ансамбльләре җитәкчесе, Тара районы «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Саттарова Олеся, «Миләш» һәм «Татар егетләре» вокал ансамбльләре җитәкчесе Гайнуллина Альмира, Тара районы татар мәдәнияте үзәгенең «Нур» вокал ансамбле әгъзалары: Ашербагина Вәлидә, Ниязова Нурия, Бергутова Алсу, «Хәзинә» этнографик клубы әгъзасы Сатышева Альбина, «Нур» халык ансамбле солисткасы Кузина Фәкыя, «Дуслык» халык вокаль ансамбле җитәкчесе Әширбаева Ничава, «Дуслык» халык вокаль ансамбле солисткасы Сөләйманова Халидә, «Дуслык» халык вокаль ансамбле солисткасы Ураева Гөлнара, «Дуслык» халык вокаль ансамбле солисткасы Сөләйманова Рәсимә, «Дуслык» халык вокаль ансамбле солисткасы Юнысова Бибинур Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.



















