Бүген Омск өлкәсендә узучы XXVI Федераль Сабантуйның мәдәни-тарихи программасы кысаларында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә бюст ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан делегациясе җитәкчелеге, Омск өлкәсе хакимияте вәкилләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашты. Чара кысаларында һәйкәл нигезенә чәчәкләр салдылар.
Омск шәһәре меценатларлары, Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнегали улы Миңнеханов һәм Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы әгъзасы Руслан Рәшит улы Әбҗәлилов Муса Җәлил бюстын ачуның әйдәүчеләре булып, постаментны әзерләүне финансладылар. Постаментның авторы-Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы Сакен Шәйхислям улы Хөсәенов. Бюст Татарстан Республикасы Рәисенең бүләге булды.
Бөек шәхеснең һәйкәлен ачу яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм милләтара татулыкны ныгытуга мөһим өлеш кертәчәк.
Шулай ук әлеге делегация Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге паркта һәлак булган сугышчы-омскилыларны да искә алдылар. Хәрби дан мемориалларына чәчәкләр салу тантанасы үтте.
Белешмә: Бюстның авторы — Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сынчы Винера Абдуллина. Проектның архитекторы һәм урнаштыру өчен җаваплы белгеч — Россия архитекторлар берлеге әгъзасы Сакен Хөсәенов.









