Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Омскида XXVI Федераль Сабан туе рәсми ачылды
Омскида XXVI Федераль Сабан туе рәсми ачылды

Омскида XXVI Федераль Сабан туе рәсми ачылды

Бүген Омскидагы XXVI Федераль Сабантуй бәйрәме тантаналы пролог белән ачылды. Театральләштерелгән тамашада Татарстаннан килгән сәнгать осталары һәм Омск өлкәсе иҗат коллективлары катнашты. Пролог тамашачыларны татар халкының бай тарихы, гореф-гадәтләре, туган җиргә мәхәббәте һәм Себер җирлегендә төрле халыкларның үзара дус булып яшәве белән таныштырды. Хореографик һәм вокаль композицияләр тамашачыларга онытылмас хис-тойгылар бүләк итте. Бу искиткеч тамашаны рәсми затлар һәм меңнәрчә бәйрәм кунаклары зур соклану белән күзәттеләр.

Белешмә: Борын-борынгыдан татарлар яшәгән Себернең Омск төбәгендә, Иртыш һәм Ишим елгалары буенда бик күп татар авыллары урнашкан. Алар арасыннан бай тарихлы Әшеван авылы быел үзенең 800 еллыгын билгеләп үтә. XXVI Федераль Сабантуйның шушы күркәм датага туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Әшеванның юбилеен билгеләп үтү кысаларында исә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бөек шагыйребез һәйкәле ачылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*