Омскида Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Омск өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Колесник катнашында XXVI Федераль Сабантуйны уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды. Утырыш кысаларында 17-18 июльдә үтәчәк чараны оештыру һәм үткәрү белән бәйле төп мәсьәләләр каралды.
Омск өлкәсе мәдәният министры Юрий Трофимов чаралар программасын килештерү турында доклад тәкъдим итте. Ул татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын саклау мөһимлеген ассызыклады. «Себер» Дуслык йорты төбәкара милли-мәдәни-спорт берләшмәсе директоры Наталья Степанова белән берлектә алар бәйрәмне оештыру мәсьәләләрен барладылар.
Сабантуй уздыру өчен мәйданчыкларның әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Омск ипподромы җитәкчесе Лариса Маркив бәйрәмнең төп мәйданчыгы ничек оештырылачагы турында сөйләде. «Вокруг света» гаилә күңел ачу паркы директоры Дарья Толмачева балалар һәм олылар өчен күңел ачу зоналарының бәйрәм барышындагы эш тәртибе белән уртаклашты. Омск өлкәсе спорт министры Алексей Ленберг Сабантуй кысаларында узачак спорт чаралары турында мәгълүмат бирде.
Оештыру комитеты XXVI Федераль Сабантуйны уңышлы уздыруга ышаныч белдерде. Ул Омск өлкәсе өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә мөһим вакыйгага әвереләчәк.


