Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Омскидагы XXVI Федераль Сабантуйга 70 меңнән артык кеше көтәләр.
Омскидагы XXVI Федераль Сабантуйга 70 меңнән артык кеше көтәләр.

Омскидагы XXVI Федераль Сабантуйга 70 меңнән артык кеше көтәләр.

Быел Омскидагы XXVI Федераль Сабантуй иң масштаблы вакыйгаларның берсенә әверелер дип көтелә. Ике көн эчендә — 17 һәм 18 июльдә — бәйрәмгә 70 меңләп кеше җыелыр дип фаразлана.

Федераль Сабантуйда катнашу өчен Омскига Россиянең 31 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстаннан өч делегация килде. Кунаклар Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Ульяновск, Кемерово, Самара, Әстерхан, Төмән, Киров, Томск, Түбән Новгород, Смоленск, Иркутск, Курган, Брянск өлкәләреннән, Хабаровск, Камчатка, Краснодар, Красноярск крайларыннан, ХМАО-Юградан, Саха (Якутия), Алтай, Башкортстан, Бурятия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килделәр.

Казахстан делегацияләре Абай, Төньяк-Казахстан өлкәләреннән һәм Павлодар шәһәреннән булды.

Оештыручыларны, кунакларны, артистларны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен үз эченә алган иң зур делегация Татарстан Республикасыныкы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*