Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Омский филармониясендә зур концерт узды
Омский филармониясендә зур концерт узды

Омский филармониясендә зур концерт узды

Бүген XXVI Федераль Сабантуй кысаларында Омский филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты гөрләп узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте. Шулай ук сәхнәдә «Омск рус халык хоры» һәм узган ел «Татар җыры» төбәк конкурсында беренче урын яулаган үзешчән коллектив чыгыш ясады.

Бу чара төрле милләт мәдәниятен берләштерү, шулай ук Сабантуй бәйрәменең кунакчыл рухын Себер җирлегендә лаеклы рәвештә тәкъдим итү юлында зур мәдәни вакыйгага әверелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*