Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта татарча бию кичәсе узачак
Оренбургта татарча бию кичәсе узачак

Оренбургта татарча бию кичәсе узачак

Оренбург халкын һәм кунакларын «BERGƏ» яшьләр берләшмәсе оештырган «Яр буенда биюләр» проектының чираттагы кичәсендә очрашырга чакыралар. Бу хакта Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара татар халык мәдәниятен популярлаштыру һәм яшьләрне берләштерү максатыннан оештырыла. Җаек елгасы буенда узачак программада баян моңнары, халык җырлары, милли уеннар һәм татар биюләре буенча мастер-класслар көтелә.

«Бу проект шәһәрлеләргә дуслык атмосферасында ял итәргә, милли традицияләребезне искә төшерергә һәм бергәләп күңел ачарга мөмкинлек бирә», — ди оештыручылар.

Чара 26 июльдә 19:00 сәгатьтә Җаек елгасы яр буенда узачак. Кичәдә теләге булган һәркем катнаша ала.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*