tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өзелгән җыр” күчмә күргәзмәсе сәяхәтен дәвам итә
“Өзелгән җыр” күчмә күргәзмәсе сәяхәтен дәвам итә

“Өзелгән җыр” күчмә күргәзмәсе сәяхәтен дәвам итә

Муса Җәлил музей-фатирының “Өзелгән җыр” дип аталаган күчмә күргәзмәсе Беларусь әдәбияты классигы, СССРның халык шагыйре Янка Купала музеенда дәвам итәчәк.

Бу күргәзмә елдан-ел Янка Купала музеенда уза. Бер-берсе белән таныш булмаган ике бөек иҗатчыны күп нәрсә берләштерә. Муса Җәлил белән Янка Купала бер вакытта-Бөек Ватан сугышы вакытында яза һәм икесе дә Бөек Җиңүгә кадәр яши алмый. Аларның иҗаты ул вакытта дошманга каршы көрәштә нәтиҗәле коралга әверелде, ә аларның язмышлары безнең көннәрдә – патриотизм, кыюлык һәм батырлык, намус һәм рухи көчнең ачык мисалы.

Күргәзмә кысаларында укучылар өчен ике гадәти булмаган дәрес узачак. Беренчесе “Ике шагыйрь-ике язмыш” дип аталачак. Икенче дәрес барышында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Мусеевнаның истәлекләрен видео-презентацияләү булачак.

Күргәзмә 2 февральдән 1 мартка кадәр эшлиячәк.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*