tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре җибәрелде
Пенза өлкәсе мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре җибәрелде

Пенза өлкәсе мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре җибәрелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләребезгә Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын тапшыруны дәвам итә. 26 гыйнвар көнне 2000 данә китап махсус рейс белән Казаннан Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә юл алды. Бүген, изге җомга көнендә, Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләре милләттәшләребезгә барып ирешкән. Ул Пенза өлкәсенә мәчетләренә, татар милли оешмаларына таратылачак. Моңарчы китаплар Чувашия Диния нәзарәтенә дә җибәрелде.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында,татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.

Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*