Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Путин Россия халыклары телләрендә әдәбият бастыруга ярдәм итү чараларын әзерләргә кушты
Путин Россия халыклары телләрендә әдәбият бастыруга ярдәм итү чараларын әзерләргә кушты

Путин Россия халыклары телләрендә әдәбият бастыруга ярдәм итү чараларын әзерләргә кушты

РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә төбәкләр хакимиятләре белән берлектә Россия халыклары телләрендә матур әдәбият бастыруга һәм таратуга дәүләт ярдәме турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән, башкару вакыты – агымдагы елның 1 декабре.

Бу йөкләмә, башкалары кебек үк, Президент каршындагы Советның рус телен һәм РФ халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча 2 июньдә узган утырышы йомгаклары буенча бирелгән.

Ул вакытта Путин, аерым алганда, балалар лагерьларында рус теле һәм әдәбияты буенча сменалар оештырырга, шулай ук федераль югары уку йортларында рус теле һәм әдәбияты факультетларын булдырырга тәкъдим иткән иде.

Моннан тыш, утырышта «Россия халыкларының әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясен нәшер итү хакында фикер алыштылар. Герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен үз эченә алган томны 2027 елда бастырып чыгару планлаштырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*