Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Путин укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында указны имзалады
Путин укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында указны имзалады

Путин укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында указны имзалады

Владимир Путин, һөнәрнең абруен күтәрү һәм уңайлы эш шартлары тудыру нисбәтеннән, укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы указны имзалады.

Документта болай язылган: «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә алты ай эчендә укытучыларның эш вакыты режимына һәм аларның укыту йөкләнеше күләменә карата таләпләрне камилләштерүне тәэмин итәргә».

Указ нигезендә, Россиядә һөнәрнең аерым статусы һәм иҗтимагый әһәмияте таныла, чөнки педагоглар җәмгыятьнең интеллектуаль һәм әхлакый үсеше өчен җаваплы. Министрлар кабинеты кануннарга аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертәчәк.

Әлеге чаралар:

  • һөнәри яктан өлгерү һәм үсеш өчен, шулай ук хезмәт бурычларын нәтиҗәле үтәү өчен шартлар тудыру;
  • эшли башлагач, бер ел дәвамында остазлык итү;
  • 25 елдан алып «Хезмәт ветераны» исемен бирү;
  • электрон белем бирү ресурсларыннан бушлай файдалану;
  • дәүләт һәм муниципаль музейларына бушлай йөрү хокукы (айга бер тапкырдан да ким булмавы зарур);
  • хезмәт хокуклары үтәлеше һәм социаль ярдәм чараларын алу мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм алу хокукы;
  • эш урынында гомеренә яки сәламәтлегенә зыян китерү куркынычыннан саклау.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*