Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Радик Сабировка багышланган китап чыкты
Радик Сабировка багышланган китап чыкты

Радик Сабировка багышланган китап чыкты

Кичә «Татмедиа» ашханәсендә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Сабировның кырыгына багышланган аш узды. Ул 47 яшендә вафат булды, 3 июньдә аны соңгы юлга озаткан идек.

Чарада шулай ук кыска вакыт эчендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән, Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы тәкъдим ителде. Басма барлык кунакларга тапшырылды. Китапта аның иҗаты, тормыш юлы турында истәлекләр һәм публицистик язмалары тупланган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамиль Садыйков сүзләренчә, Радик Сабиров бу китапны үзе әзерли башлаган булган. «Шәһри Казан» редакциясе журналистлары аны тулыландырып бетергәннәр генә.

Китап Радик Сабировның туганнарына, авыл халкына, мәктәбенә һәм китапханәсенә дә тапшырылачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*