Татарстан көрәшчесе Радик Сәләхов Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Аксён авылындагы Республика Сабантуеның абсолют батыры булды.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе бүләге — автомобильгә лаек булды. Бүләкне — “Лада Гранта” автомобиле ачкычын һәм тәкәне Батырга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров тапшырды.
Белешмә: Радик Сәлахов-Россиянең атказанган спорт мастеры. Татарстанның Зәй районы егете.
Казанышлары:
*Көрәш буенча БДБ Халыкара чемпионатының абсолют чемпионы.
*Өч тапкыр дөнья чемпионы.
*БРИКС уеннары җиңүчесе.
*Биш тапкыр Россия чемпионы.
*Дөнья Кубогы җиңүчесе (шул исәптән Мәскәү Сабантуе кысаларында Коломенскида)
*Саха (Якутия) Республикасында Федераль Сабантуйда абсолют батыр.
Радик Сәлахов карьерасында барлыгы 22 машина откан.


