tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамис Садиев истәлегенә
Рамис Садиев истәлегенә

Рамис Садиев истәлегенә

Ульяновскида бик күп Сабантуйларның мәйдан батыры, танылган меценат Рамис Садиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды. Спорт бәйгесе Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе (рәисе – Марат Хисамов) тырышлыгы белән оештырылган иде.

Быел инде унберенче тапкыр үткәрелгән турнир келәмендә Казахстан, Татарстан, Мордовия, Донецк Халык Республикасы, Пенза, Саратов, Тамбов, Ульяновск өлкәләре көрәшчеләре – барлыгы 200дән артык пәһлеван бил алышты.

Төбәкара турнирны рәсми рәвештә ачу тантанасында Рамис Садиевның әтисе Сәет абый белән әнисе Рауза апа, улы белән бертуган апасы, шулай ук татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Традицион ярышларда 2007-2008 елгы һәм 2009-2010 елгы үсмерләр үзара бил алышып, 12 алтын, 10 көмеш һәм 19 бронза медальгә ия булдылар. Җиңүчеләргә дипломнар белән грамоталар тапшырылды.

“Турнирда җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны, аларның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга, тагын да зуррак җиңүләргә ирешергә насыйп итсен”,- ди Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе рәисе Марат Илгиз улы Хисамов.

Рамис Садиев истәлегенә багышланган спорт ярышларын ачу тантанасында Ульяновск шәһәренең 4 нче спорт мәктәбе директоры Альберт Мифтахов Бөтенроссия Халык фронтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук 2023 ел нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсенең иң яхшы көрәшчеләренә акчалата призлар тапшырылды. 2023 елда Россиянең вице-чемпионы, Россия кубогы иясе, халыкара класслы спорт мастеры Рафаэль Юнусов 15 мең сумлык акчалата бүләккә ия булды.

Төбәкара бәйгедә җиңүчеләр киләсе елда Бөтенроссия турнирында көч сынашырлар дип көтелә.

“Бөтен гомерен спортка багышлаган Рамис улыбызны онытмаган, аның истәлегенә багышлап турнирлар, корбан мәҗлесләре оештырган өчен тугрылыклы иптәшләренә, чын, сыналган дусларына ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Алар безгә дә булышып, һәрьяклап ярдәм итеп торалар”,- ди Рауза апа Садиева.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*