tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфыйк Мөхәммәтшин “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” төркеме эшчәнлеге хакында сөйләде
Рәфыйк Мөхәммәтшин “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” төркеме эшчәнлеге хакында сөйләде

Рәфыйк Мөхәммәтшин “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” төркеме эшчәнлеге хакында сөйләде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында уза торган Милли Шура утырышы барышында 7 эшче төркем эшчәнлеге каралды.

Искәртеп үтәбез, 19нчы гыйнвар көнне узган Милли Шура утырышында Халык санын алуга кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче, Милли Шура әгъзаларыннан торган 7 эшче төркем булдырылган иде. Һәрбер төркемнең эшчәнлеге Милли Шура утырышларында каралачак.

Утырышта Россия ислам институты ректоры, “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” төркеме җитәкчесе,  Рәфыйк Мөхәммәтшин башкарылган эшләр хакында сөйләде.

Ул “Ислам дине нигезләре” һәм “Без татарлар” проектларының онлайн курслары булдырылуы һәм  эшләп килүе хакында сөйләде. Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, мондый курслар дәресләрне дистанцион рәвештә  узу өчен туры килә, ә бу барлык укучылар өчен дә уңайлы.

Моннан тыш, Россия Ислам Институты ректоры институтта татар кафедрасын ачылу һәм Россия төбәкләрендә дин әһелләренең татар телен өйрәнү эшчәнлеге турында сөйләде.

Рафик Мөхәммәтшин “Изге Болгар җыены” һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кебек масштаблы проектларга әзерләнү турында да хәбәр итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*