Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Республиканың тагын 10 районында “Мәхәллә” иҗат киңлекләре барлыкка килде
Республиканың тагын 10 районында “Мәхәллә” иҗат киңлекләре барлыкка килде

Республиканың тагын 10 районында “Мәхәллә” иҗат киңлекләре барлыкка килде

Проект авыл мәдәният йортлары базасындагы арт-берләшмәләрдән гыйбарәт, анда рәсем сәнгате, киез итек ясау, милли чигү, агачка уеп ясау, туку, баш киеме ясау һәм башка һөнәрләр берләшмәләре эшли.

Проект 2024 елда 7 муниципаль районда (Арча, Апас, Чүпрәле, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе һәм Саба) старт алды. 2025 елда тагын 11 киңлек ачылды. Агымдагы елда иҗат берләшмәләре өстәмә рәвештә республиканың 10 районында эшли башлады.

«Мәхәллә» нең барлык иҗат киңлекләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсында катнашып, һәркайсы 250 000 сум күләмендә ярдәм алды.

Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*