tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ришат Әхмәдулин: “Марилар бизәкләрдә сары төсне күбрәк куллануны сорыйлар, ә татарлар киресенчә”
Ришат Әхмәдулин: “Марилар бизәкләрдә сары төсне күбрәк куллануны сорыйлар, ә татарлар киресенчә”

Ришат Әхмәдулин: “Марилар бизәкләрдә сары төсне күбрәк куллануны сорыйлар, ә татарлар киресенчә”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Мари Эл республикасының Бәрәңге районына килделәр. 

Биредә алар Куян авылында булдылар. Куян авылы – Мари Ил Республикасының Бәрәңге районы Мазарбаш авылы җирлегенә керүче татар авылы. Куян авылында журналистлар Фәдбир Хисматуллинның ит эшкәртү цехы белән таныштылар. Әлеге оешма ит һәм ит продуктлары, казылык, ярымфабрикат һәм затлы ризыклар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә цех 50 төрдән артык ит продукциясе җитештерә. Эшмәкәрнең 70 баш атлары бар. Алар арасында чабышкы атлар да бар.

Шулай ук Ришат Әхмәдулинның оешмасы да игътибарсыз кала алмады. Ришат Әхмәдуллин Мазарбаш авылында йорт өчен бизәкләр, тәрәзә йөзлекләре, почта тартмасы ясау белән шөгыльләнә. Әлеге эш белән эшмәкәр 15 ел элек шөгыльләнә башлаган.  Башта бер кечкенә гаражда эшләгәннәр, сыймый башлагач бина ачарга булганнар.

– Үземнең өемне таш белән төреп алдык та, өйгә тәрәзә алкалары әзләп читкә чыгып киттек, Татарстан якларына. Шуннан күреп кайтып, без үзебез дә моны булдыра алабыз бит дип уйладык. Безнең якта әлегә мондый әйбер эшләгән кеше юк. Башта без үзебез өчен эшләдек, өйләребезне, капкаларыбызны бизәдек. Шуннан соң заказлар да килә башлады. Барлык заказларны да алырга тырышабыз, әмма күбесенчә милли бизәкләр ясыйбыз. Марилар да еш заказ бирәләр, ләкин эшләр аерыла. Алар сары төсне күбрәк куллануны сорыйлар, ә татарлар киресенчә, – дип сөйләде Ришат Әхмәдулин.

Шулай ук журналистлар Мазарбаш авылы мәчете белән таныштылар. Әлеге мәчет Ислам мәдәнияте архитектурасының искиткеч үрнәге булып тора. Башка дини учреждениеләр кебек үк ул 30нчы елларда ябыла, аның манарасын җимерәләр. Совет чорында мәчет бинасының өске өлешендә колхоз идарәсе, аскы өлешендә китапханә һәм тегү цехы булган. Бу елларда аның ярым аен Мазарбашы авылы кешесе үзенә яшереп куя.  Узган гасырның 90нчы еллар ахырында биредә мөселманнар яңадан гыйбадәт кыла башлый. Һәм шул ук елны ярым ай яңадан мәчеткә кайтарыла. Бүгенге көндә ул мәчет бинасының икенче катында саклана.

Мазарбашы мәчете Мари Эл Республикасындагы иң борынгы мәчет булып санала. Билгеле булганча, аның өчен манараны рус тимерчесе ясаган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*