tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рива Рюдиссер Австриянең «Мирас» татар җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырды
Рива Рюдиссер Австриянең «Мирас» татар җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырды

Рива Рюдиссер Австриянең «Мирас» татар җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россотрудничество  җитәкчесе Евгений Примаков белән берлектә чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Чара Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында «Zoom»онлайн-конференцияләр платформасы базасында узды. Васил Шәйхразыев һәм Евгений Примаковтан тыш чарада Венгрия, Австрия, Казахстан һәм Беларусь Республикасының татар оешмалары вәкилләре дә чыгыш ясады.

Үз чыгышында «Мирас» Австриядәге татарлар җәмгыяте рәисе Рива Рюдиссер оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Рива Җамал кызы билгеләп үткәнчә, Австриянең «МИРАС» татар җәмгыяте рәсми рәвештә 2015 елда теркәлгән, ә чынлыкта ул элегрәк барлыкка килгән булган. Җәмгыять Австриядә яшәүче татарларның интеграциясе белән шөгыльләнә, әмма шул ук вакытта милли тәңгәллекне, гореф-гадәтләрне һәм мөмкин булганча татар телен саклап калырга тырыша. Оешмада исәпләнүче кайбер яшьләр Австриядә Россия ватандашларының Координацион Советында да актив эшли, Россотрудничество эшендә актив катнашалар икән.

“Безнең җәмгыять Европа татарлары альянсы әгъзасы булып тора, алар тарафыннан уздырыла торган барлык чараларда катнашабыз, Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, мөмкин булганча, Казанда БТК тәкъдим иткән чараларга активистларыбызны җибәрәбез.

2019 елның октябрендә Австриянең «МИРАС» җәмгыятенә Европа татарлары альянсының 3 нче съездын үткәрү йөкләнде, анда 16 илдән 54 делегат, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Австриядәге РФ илчесе Дмитрий Любинский, чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Олег Мальгинов та катнаштылар. Съезд Россия Фән һәм мәдәният үзәге бинасында 2 көн дәвамында бик бай программа белән узды.

2020 елның мае аенда Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара уздыру планлаштырылган иде, ләкин кызганычка каршы, пандемия комачаулады. Шуңа да карамастан, Җиңүнең 75 еллыгына, карантин шартларын үтәп, Венаны азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр кую өчен җыела алдык.

Хәзерге вакытта без 21 февральдә узачак – Халыкара туган тел көненә багышланган иҗади проект әзерлибез. Проектыбызны безнең  сайтларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Проектның максаты татар теленең матурлыгын күрсәтү”, – дип сөйләде Рива Рюдиссер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*