tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: “Халык күңеленә үтеп кергән әсәр милли җанны саклап калуда өлеш кертә”
Ркаил Зәйдулла: “Халык күңеленә үтеп кергән әсәр милли җанны саклап калуда өлеш кертә”

Ркаил Зәйдулла: “Халык күңеленә үтеп кергән әсәр милли җанны саклап калуда өлеш кертә”

Халык күңеленә үтеп керә алган әсәр татарлыкны, милли җанны саклап калу өчен өлеш кертә, дип саный Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Кичә «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Ркаил Зәйдулланың «Сунар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессия булды. Шагыйрь биредә үз фикерләре белән уртаклашты.

«Язучы үзенең әсәре укучыга тәэсир итәр, йогынты ясар, дип ышана һәм өметләнә. Бу китаптагы әсәрләр газета-журналларда, социаль челтәрләрдә чыкты. Шуңа күрә әгәр дә укучы әсәрләргә яхшы бәя биргән, алар халыкның күңеленә үтеп керә алган икән, минемчә, бу татарлыкны, милли җанны саклап калуда өлешен кертәдер», — диде ул.

Яңа китапта халкыбызның бүгенгесен һәм үткәнен сурәтләгән хикәя-бәяннар, публицистик накал белән иҗат ителгән язмалар, борынгы шәхесләребез һәм замандашларыбыз турында гыйбрәтле дә, мәзәк тә хәл-вакыйгаларга нигезләнгән миниатюралар тупланган.

Китап 1,2 мең данә тираж белән чыккан. «Бу бүгенге заман өчен алай ук начар түгел. Аның шактый өлеше китапханәләргә тарала. Бәясе — 750 сум. Бәясен мин билгеләмим, миңа кыйммәтрәк тә тоела. Дөрес, хәзерге заманда китап арзан да түгел», — диде язучы.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*