Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде

Бүген Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Аксён авылында Республика Сабан туе уза. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул үз чыгышында бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән ватандашларыбызны бүләкләде.

Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүе, актив  иҗтимагый эшчәнлеге өчен Мордовия Республикасының Ләмбрә муниципаль районы башлыгы Инсаф Рәшит улы Хәйруллин «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүләре өчен Мордовия Республикасының «Татар бизнесменнары клубы» иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, «Дуслык» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы Рәфыйк Айяс улы Фәтхулловка, Мордовия Республикасының «Якташлар» татар төбәк милли-мәдәни мохтарияте – иҗтимагый оешма идарәсе әгъзасы Надия Низаметдин кызы Азисовага, Мордовия Республикасының «Татар бизнесменнары клубы» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Наилә Рәфыйк кызы Ерзинага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтләре тапшырылды.

Нәтиҗәле хезмәте, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатына Мордовия Республикасының «Татар эшмәкәрләре клубы» коллективы лаек булды. Бүләк иҗтимагый оешманың рәисе Гафур Галәү улы Әбдрәшитовка тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*