Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Актуаль фикер / Рөстәм Миңнеханов: “Безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртаклыкларыбыз күп, хәтта ризыкта да без бик-бик якын”
Рөстәм Миңнеханов: “Безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртаклыкларыбыз күп, хәтта ризыкта да без бик-бик якын”

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртаклыкларыбыз күп, хәтта ризыкта да без бик-бик якын”

Петропавловскида Республика Сабан туен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәменең Россиянең барлык төбәкләрендә, дөньяның бик күп илләрендә бәйрәм ителүен билгеләп үтте. «Ләкин иң шәп Сабантуй — сездә!» — дип ассызыклады Рәис.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында кичә Омскида Россия Президенты Владимир Путинның Казахстан Республикасы Президенты Касым-Җомарт Токаев белән очрашуын искә төшерде. «Дәүләтләребезнең, җитәкчеләребезнең стратегик хезмәттәшлеге безгә менә шундый матур бәйрәмнәр үткәрергә мөмкинлек бирә. Безнең мондый мөмкинлегебез булган өчен, әйдәгез, җитәкчеләребезне алкышлыйк!» — дип чакырды Татарстан Рәисе.

«Татарстан — Россия Федерациясенең алдынгы субъектларыннан берсе. Һәм, әлбәттә, безнең өчен Казахстанда татарларның күпләп яшәве зур шатлык. Бу илдә һәр милләткә, һәр дин вәкиленә үз динен тотарга һәм мәдәниятен сакларга бөтен шартлар тудырылган. Моны без бүгенге Сабантуй мисалында күрәбез.

Без җитәкчелеккә, Казахстан президентына барлык милләтләргә карата шундый яхшы мөнәсәбәте өчен ихлас рәхмәтлебез. Шуңа күрә без бүген биредә, сезнең белән. Тарихи яктан татарлар һәм казахлар бик якын. Безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртаклыкларыбыз күп, хәтта ризыкта да без бер төрле», — диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*