tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Гөлсинә ханым белән республиканың иң матур гаиләләрен кабул итте
Рөстәм Миңнеханов Гөлсинә ханым белән республиканың иң матур гаиләләрен кабул итте

Рөстәм Миңнеханов Гөлсинә ханым белән республиканың иң матур гаиләләрен кабул итте

Бүген Кремльдә Рөстәм Миңнеханов республиканың иң матур һәм тотрыклы гаиләләрен котлап, мактаулы исемнәр тапшырды. Әлеге тантанада Президентның хатыны Гөлсинә Миңнеханова да катнашты. Анда республиканың төрле районнарыннан 46 гаилә чакырылган иде.

Алар арасында 55 ел бергә яшәүче Апастан Гыйльфановлар, Яңа Чишмә районыннан Борисовлар, Зәйдән Галиевлар, чәчләре-чәчкә бәйләнгәнгә 45 ел булган Әгерҗедән Насифуллиннар гаиләсе дә бар. Алты бала тәрбияләүче Казаннан Марина Варламова, бишәр бала үстерүче Мөслимнән Луиза Габрахманаева, Балтачтан Анна Филипова, Кама Тамагыннан Альбина Гыйззатуллина “Ана даны” медале, Балтач районының Пыҗмара авылында 15 бала тәрбияләүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар “Ата-ана даны” («Родительская слава») ордены белән бүләкләде. Чакырылган гаиләләр мәгариф, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, төзелеш, спорт, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәт куя.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*