Бүген XXVI Федераль Сабантуйның төп вакыйгалары кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко һәм Татарстан делегациясе җитәкчелеге, Омск өлкәсе хакимияте вәкилләре Сабантуй мәйданына юнәлде.
Кунаклар биредә Россиянең төрле төбәгеннән килгән делегацияләр белән очрашып исәнләштеләр һәм урыннарда оештырылган милли спорт уеннарын, халыкчан бәйгеләрне күзәттеләр. Алга таба делегация Татарстан Республикасының Түбән Кама районы тарафыннан оештырылган татар милли ишегалдын карап чыкты. Йорт эчендә һәм ишегалдында кунаклар Түбән Каманың үзенчәлекле һөнәрчеләре, халык осталары белән таныштылар, аларның милли мәдәниятне саклау буенча алып барган нәтиҗәле хезмәтләре белән кызыксындылар һәм алар белән аралаштылар.
Омскидагы Федераль Сабантуй безнең традицияләрнең төбәкләр арасында дуслык күпере булуын тагын бер кат исбатлый.











