Бүген Омский XXVI Федераль Сабантуен каршылый. Бәйрәм ярышлар, җырлар, биюләр белән үрелеп бара. 80 иҗат коллективы һәм Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның 4 өлкәсеннән кунаклар һәм катнашучылар килгән.
Бәйрәмнең рәсми ачылышы вакытында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Ибирь” («Сибирь») татар милли – мәдәни автономиясе» Омск җирле иҗтимагый оешмасына газель – NEXT микроавтобусы ачкычларын тапшырды. Ачкычларны оешма рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Тамир Әлимбаев чыгып алды.
Белешмә: “Ибирь” («Сибирь») татар милли – мәдәни автономиясе» Омск җирле иҗтимагый оешмасы 1997 елда оештырылган татар милли-мәдәни автономиясенең Омск шәһәр иҗтимагый оешмасының варисы.
“Ибирь” (Себер) татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып бара.
Автономия активистлары иҗат коллективлары составында «Бердәмлек» өлкә милли мәдәниятләр фестивале чараларында: Сабантуй бәйрәмендә, татар халкы мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар җыры», «Яңа йолдыз» конкурсларында, Россия көненә багышланган “Россия — ул без!” форумында, туй йолаларының милләтара фестивалендә, Нәүрүз бәйрәмендә катнашалар.
