XXVI Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Сабантуй кунакларын сәламләде һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде: «Бу — гаять зур хезмәт! Бәйрәм чыннан да югары дәрәҗәдә оештырылган!» — дип билгеләп үтте Рәис.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсенә һәм губернатор Виталий Хоценкога кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте.
«Безнең илебез бик күпкырлы, күпмилләтле, күп динле. Без — бердәм, куәтле ил. Сабантуй — шушы бердәмлекне күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе», — диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуйның «Тулпар ат» символын Томск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Алексей Кондратьевка тапшырды. Киләсе елда XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак.