Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Рөстәм Миңнеханов, Сергей Кириенко һәм Бадра Гунба Сухумда төзекләндерелгән Диоскурлар яр буен карадылар
Рөстәм Миңнеханов, Сергей Кириенко һәм Бадра Гунба Сухумда төзекләндерелгән Диоскурлар яр буен карадылар

Рөстәм Миңнеханов, Сергей Кириенко һәм Бадра Гунба Сухумда төзекләндерелгән Диоскурлар яр буен карадылар

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Бадра Гунба Сухумда төзекләндерелгән Диоскурлар яр буен карадылар.

Төзекләндерү эшләре Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсе, Абхазия бизнесы вәкилләре һәм Сухумның Ардзинба исемендәге Халыкара аэропорт ярдәме белән алып барылды.

Татарстан тарафыннан реконструкцияләнүче яр буендагы участок якынча 700 метр тәшкил иткән, гомуми мәйданы – 7,5 мең кв.м. объектта төзекләнлдерү эшләр башкарылган. Анда плиталар салу, бордюрлар, дренаж траншеялары һәм инженерлык челтәрләре урнаштыру эшләре башкарылган. Яктырту урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яр буендагы эшләр дәвам итәчәк. 2 ай эчендә яшел зона территориясен төзекләндерүне төгәлләү планлаштырыла. «Бу матур яр буе Сухум халкына һәм шәһәр кунакларына, шул исәптән Татарстан туристларына хезмәт итәчәк”, – диде Республика Рәисе.

Бадра Гунба билгеләп үткәнчә, Диоскурлар яр буе – шәһәр халкы һәм Сухум кунаклары арасында иң яраткан урыннарның берсе. “Бүген без мөһим тантанада – яр буен реконструкцияләүне тәмамлауда катнашабыз. Бу вакыйга безнең тугандаш республикаларыбыз – Татарстан һәм Башкортстаннан башка була алмас иде. Безнең халыкларны тирән тарихи элемтәләр бәйли, бүген хезмәттәшлек актив үсә. Безгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм», – диде Абхазия Президенты.

Сергей Кириенко Россия төбәкләренә объектны реконструкцияләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Барлык срокларны да үти алдык. Барысы да күпкә катлаулырак булып чыкса да: үлчәмнәр зуррак, чыгымнар зуррак булып чыкты, ләкин без үз бурычларыбызны үтәдек. Бу Россия һәм Абхазия арасындагы ныклы туганлык мөнәсәбәтләренең мөһим дәлиле”, – дип өстәде ул.

Аннары Абхазиядә яшәүчеләрдән Татарстанга һәм Башкортстанга рәхмәт сүзләре язылган истәлек такталары ачылды.

Шулай ук кунаклар Бөек Ватан сугышы елларында Кавказны фашист илбасарларыннан саклаучылар һәйкәленә һәм 1994 – 2008 елларда Абхазиядә тынычлык урнаштыру миссиясен башкарган Россия Кораллы Көчләре хәрбиләре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*