Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларының VI Бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татар мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләрнең таянычы – авыл, аңа ярдәм итмичә, татар милли үзенчәлеге нигезләрен – телне, динне һәм йолаларны саклап калу мөмкин түгел.